Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яшүсмерләргә -игътибар һәм кайгырту

Кадетлар мәктәп-интернатында балалар һәм яшүсмерләр арасында психоактив матдәләрне куллануны кисәтү буенча зур эш алып барыла. Баланың наркотик матдә куллануы еш кына үзебез тудырган шартларда башлана. Ата-аналарның эштә булуы, балаларга игътибар, көндәлек контроль җитмәү, үз проблемалары белән генә шөгыльләнү баланың гаиләдә үзен ялгыз итеп тоюына китерә, нәтиҗәдә балигъ булмаган үсмер наркоманиягә...

Кадетлар мәктәп-интернатында балалар һәм яшүсмерләр арасында психоактив матдәләрне куллануны кисәтү буенча зур эш алып барыла.


Баланың наркотик матдә куллануы еш кына үзебез тудырган шартларда башлана. Ата-аналарның эштә булуы, балаларга игътибар, көндәлек контроль җитмәү, үз проблемалары белән генә шөгыльләнү баланың гаиләдә үзен ялгыз итеп тоюына китерә, нәтиҗәдә балигъ булмаган үсмер наркоманиягә бирелергә мөмкин.

-Уку елы дәвамында бездә тәмәке тарту, наркомания, алкоголизм турында ачык класс сәгатьләре, әңгәмәләр, балалар һәм ата-аналарга консультацияләр үткәрелә, шулай ук әлеге темаларга профилактик фильмнар күрсәтелә, - ди кадетлар мәктәп-интернаты педагог-психологы Гөлназ Вафина. -Алардан тыш бездә һәм 1нче Чирмешән урта мәктәбендә "Самостоятельные дети" республика наркотикларга каршы профилактик проект гамәлгә куелган иде. Аның төп максаты - мәктәп укучыларының психоактив матдәләрне беренче тапкыр кулланып каравын кисәтү. Әлеге проектта катнашучылар белән уку елы дәвамында һәм каникуллар вакытында да мәгълүмати-агарту мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрелә.

Проектта катнашучы балалар үз мәктәпләре базасында һәм район күләмендә профилактик акцияләр оештыралар. Быел, мәсәлән, "Без сәламәт Россия өчен!", "Сәламәтлек - беренче баскычтан", "Саф һава - саф сулыш", "Сәламәт йөгерү", "Без тәмәке тартуга каршы" акцияләре, "Сәламәт булырга теләсәң, бие!", "Кайда үлем белән сату итәләр, хәбәр ит!", "Әнием учы", "Елмаю бүләк ит" флешмоблары үткәрелде. Андый чараларда катнашу балаларны берләштерә, туплый, алар активрак, инициативалы булалар, тормыштагы кире күренешләргә битарафлык күрсәтмиләр.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, балаларның наркотиклар белән танышулары 11-14 (41 процент) һәм 15-17 яшьләргә (51 процент) туры килә. Бу, нигездә үсемлекләрдән ясалган матдәләрне тарту, насвай, ингалятор, таблетка белән алкоголь куллану. Үсмерләрнең наркотикларга тартылуының төп сәбәпләре кызыксыну, кемгәдер охшарга, дусларга һәм танышларга ярарга тырышу, ләззәт алу, психик халәтне җиңеләйтү теләге һәм эшсезлек.

Шуның өчен дә гаиләдә һәм мәктәптә балаларга игътибар, ярдәм күрсәтү бик мөһим, - ди Гөлназ Вафина. -Наркоманияне кисәтү буенча эшне без нәкъ шуларны истә тотып үткәрәбез дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined