Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яшерә торган чир түгел

Районда 3 кеше, наркоман буларак, район үзәк больницасында исәптә тора. Әгәр ирек куйсаң, аңлату эшләре алып бармасаң, бу зәхмәт башка кайберәүләрне дә үз кочагына алырга мөмкин. Якын-тирәдә шәһәрләрнең күплеге безгә аеруча сак булырга куша. Җәйге чорда районыбызга кемнәр генә килми. Араларында наркотиклар яки башка ниндидер миңгерәткеч психотроп матдәләр татып караганнары...

Районда 3 кеше, наркоман буларак, район үзәк больницасында исәптә тора. Әгәр ирек куйсаң, аңлату эшләре алып бармасаң, бу зәхмәт башка кайберәүләрне дә үз кочагына алырга мөмкин.


Якын-тирәдә шәһәрләрнең күплеге безгә аеруча сак булырга куша. Җәйге чорда районыбызга кемнәр генә килми. Араларында наркотиклар яки башка ниндидер миңгерәткеч психотроп матдәләр татып караганнары да булырга мөмкин.

Наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында билгеләп үтелгәнчә, "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге, үзәк больница, мәгариф һәм халыкны социаль яклау бүлекләре, массакүләм мәгълүмат чаралары наркотикларга каршы көрәшне тагын да көчәйтергә бурычлылар. 2012 елда да конкрет чаралар күрү мөһим.

Былтыр районда 238 курсант һәм мәктәп укучысы, өлкәнрәк яшьтәге 617 кеше наркотик һәм психотроп матдәләр куллану - кулланмауга тикшерү узган. Шөкер, аларның берсендә дә наркотикка бәйлелек, аны кулланулары ачыкланмаган. Әмма илдә, республикада аннан интегүчеләр - наркоманнар меңнәрчә. Моны яшермиләр, яшерергә кирәкми дә. Наркотикларга каршы бергәләшеп көрәшкәндә генә уңышка ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән наркотикларга – юк!