Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яхшы юллардан йөрисе килә

Яңа Элмәле авылы уртасыннан Сөлчә елгасы ага. Шушы 300 метр озынлыктагы чокыр артында яшәүчеләр инде ничә еллар юлсызлыктан интегә. Язгы, көзге пычракларда моннан техника белән дә, җәяү дә узып булмый. Ә бит балаларга укырга, олыларга һәм инвалидларга һичюгы, кибеткә ипи, азык-төлек алырга барырга кирәк. Андый-мондый хәл булса, бирегә янгын сүндерүчеләр...

Яңа Элмәле авылы уртасыннан Сөлчә елгасы ага. Шушы 300 метр озынлыктагы чокыр артында яшәүчеләр инде ничә еллар юлсызлыктан интегә.

Язгы, көзге пычракларда моннан техника белән дә, җәяү дә узып булмый. Ә бит балаларга укырга, олыларга һәм инвалидларга һичюгы, кибеткә ипи, азык-төлек алырга барырга кирәк. Андый-мондый хәл булса, бирегә янгын сүндерүчеләр дә, ашыгыч ярдәм машинасы да керә алмый.
Пенсиягә чыгар алдыннан, соңгы елларда мин иминиятләү агенты булып эшләдем. Янгын сүндерү машиналарының монда янгыннар сүндерүгә керә алмаган җиделәп очрагын хәтерлим. Ерым аша юл булмау мәет озатканда да зур проблема.
Авыл халкы әлеге мәсьәләне нинди генә инстанцияләрдә кузгатмады, әмма эш вәгъдәләрдән узмады.
Безне тагын бер нәрсә борчый. 200ләп йорт булган авылда баганаларда яктырткычлар бик аз. Караңгы урамнардан йөрү нинди җайсыз икәнен аңлатып тору кирәкми. Нефтьчеләр ясап биргән чишмә тирәсендә дә ут янмый. Чөнки алар куйган яктырткычларга электр линиясе сузылмаган.
Кыскасы, бездә проблемалар аз түгел. Бөтенесен, дөрес, бер көнне хәл итеп булмый. Тик гел "аннары"га да калдырырга ярамый. Безнең картларның яхшы юллардан һәм якты урамнардан йөрисе килә.
Михаил Родионов,
Яңа Элмәле ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Элмәле авылы ничә еллар юлсызлыктан интегә.

2
X