Яңа Котышта трактор янган
Яңа Котыш авылы янындагы кырда К-700 тракторы янган. Бу хакта янгын сүндерүчеләргә кичә иртәнге якта хәбәр иткәннәр.
-Тракторчысы сөйләве буенча, җир эшкәрткән вакытта трактор кабинасы астыннан әүвәл пар, аннан ут чыга. Бермәл югалып калса да, ул олы юлга чыгып, узып баручылар ярдәме белән, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Янгын сүндерүчеләр Ульяновкадан килеп...