Проблема бар

Туймәттә өмәләр ешая

Җир өсте кардан арынып киптерә башлау белән, Туймәт халкы тирә-юньне чисталарга кереште. Бу өлкәдә аеруча бюджет тармагында һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе бухгалтериясендә эшләүчеләр актив катнаша. -Бер төркем хатын-кызлар Керкәле һәм Түбән Кармалка авыллары ягыннан Туймәткә алып керүче юл буйларындагы чүпләрне җыйдылар, баганаларны агарттылар,- ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.-...

Җир өсте кардан арынып киптерә башлау белән, Туймәт халкы тирә-юньне чисталарга кереште. Бу өлкәдә аеруча бюджет тармагында һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе бухгалтериясендә эшләүчеләр актив катнаша.

-Бер төркем хатын-кызлар Керкәле һәм Түбән Кармалка авыллары ягыннан Туймәткә алып керүче юл буйларындагы чүпләрне җыйдылар, баганаларны агарттылар,- ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.- Әле моның белән генә тукталмыйбыз, чистарту эшләре, өмәләр дәвам итә.
Буа буйларын да чистартып тәртипкә китерәсе бар. Анда чүп-чар җыелгач, биредә халыкны чисталыкка өндәүче аншлаг, эленмә такталар да урнаштырылачак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев