Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Тамырлары нык

Инде шактый тамыр җәйгән коррупцияне, ришвәтчелекне тиз генә бетереп булмый, әмма бу золымны кисәтергә мөмкин, кирәк тә. Коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында да бу хакта җитди сөйләштеләр. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин утырышта, районда коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы башкарылган чаралар хакында хисап тотты. Комиссия...

Инде шактый тамыр җәйгән коррупцияне, ришвәтчелекне тиз генә бетереп булмый, әмма бу золымны кисәтергә мөмкин, кирәк тә.


Коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында да бу хакта җитди сөйләштеләр.

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин утырышта, районда коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы башкарылган чаралар хакында хисап тотты.

Комиссия былтыр дүрт утырыш үткәргән, хокук саклау органнары һәм прокуратура хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләрендә ачык дәресләр үткәргәннәр, аңлату эшләре алып барганнар. Безнең районда коррупциягә каршы мәсьәләләргә багышлап, зона семинар-киңәшмәсе дә узды, район газетасы редакциясендә "Коррупциягә каршы көрәш буенча хокук саклау органнарының эшчәнлеге" темасына "түгәрәк өстәл" оештырылды. Район Советы бинасында "ышаныч тартмасы" куелган, "ышаныч телефоны" эшли.

"Шактый тирән тамыр җәйгән коррупцияне тиз һәм тулысынча җиңү мөмкин дә түгелдер,- диде муниципаль район башлыгы, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе Нурхамәт Хәмидуллин. - Әмма без ришвәтчелеккә, казна милкен урлауга юл куймаска, коррупциягә каршы эшне нәтиҗәле оештырырга тиешбез".

Әгәр дә коррупция фактына тап булсагыз, "ышаныч телефоны"на шалтыратыгыз: (884396) 2-58-42, яисә 2-58-37.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Коррупциягә – юк!