Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Сосновкалылар дәгъва белдерә

Сосновка авылы урамнарында юллар бик начар хәлдә. Бу хакта uslugi.tatar.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә дә язылган. Әлеге дәгъвага-зарга тагын дүрт кеше дә кушылган. "Халык контроле" республикада яздан бирле эшли. Биредә халык үзен борчый торган проблемалар турында хәбәр калдыра ала. Бу сайт республикада популярлаша бара. Бүгенге көндә биредә инде меңләгән мөрәҗәгать...

Сосновка авылы урамнарында юллар бик начар хәлдә.


Бу хакта uslugi.tatar.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә дә язылган. Әлеге дәгъвага-зарга тагын дүрт кеше дә кушылган.

"Халык контроле" республикада яздан бирле эшли. Биредә халык үзен борчый торган проблемалар турында хәбәр калдыра ала. Бу сайт республикада популярлаша бара. Бүгенге көндә биредә инде меңләгән мөрәҗәгать теркәлгән. Безнең районнан әлегә Сосновка авылында яшәүчеләр генә сайтка кереп, дәгъва белдергәннәр, хәтта юлларының фоторәсемен дә җибәргәннәр.

"Халык контроле"на кергән һәр заявка тикшерелеп, җаваплы министрлыкка, департаментка җибәрелә, алар билгеләнгән вакыт эчендә башкарылган эш турында шул ук сайтта хисап урнаштырырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Халык контроле” бүлеге дәгъва