Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

"Шәһри Казан" журналисты трассада ике кечкенә баласы белән төнгә каршы күз ачкысыз буран тозагында калган

Халык Яңа ел каникулында ял итеп яткан көннәрдә 32 яшьлек Эдуард Зиннуровның буранда катып үлүе турындагы хәбәр килеп иреште. Социаль челтәрдә эленгән фотоларыннан яшь, чибәр егетнең гаиләсе, улы барлыгы аңлашыла. Оренбург трассасындагы мәхшәр берничә көн уемнан чыкмады. Җиңел генә уйлап, буранлы көннәрдә дә юлга кузгалучылар бу хәлләрдән соң берникадәр нәтиҗә...

Халык Яңа ел каникулында ял итеп яткан көннәрдә 32 яшьлек Эдуард Зиннуровның буранда катып үлүе турындагы хәбәр килеп иреште. Социаль челтәрдә эленгән фотоларыннан яшь, чибәр егетнең гаиләсе, улы барлыгы аңлашыла.

Оренбург трассасындагы мәхшәр берничә көн уемнан чыкмады. Җиңел генә уйлап, буранлы көннәрдә дә юлга кузгалучылар бу хәлләрдән соң берникадәр нәтиҗә ясаганнардыр дип уйлыйм.
Әлеге кайгылы хәбәрдән соң эленгән комментарийлар арасында кышкы юлга чыкканда җиңел киенәләр, багажникта алмашка киемнәр йөртмиләр, көрәк, трос ише әйберләр дә булмый, бакны бензин белән тутырып чыкмыйлар, юлдагы ягулык салу станция­ләренә өметләнәләр, ә бит буран үзенә җиңел карашны яратмый, дигән бик дөрес фикерләр дә бар.
Әлеге хәбәрне йөрәге­мә якын алуымның тагын бер сәбәбе бар әле. Узган ел шундый ук күз ачкысыз буранда үзебез дә гаиләбез белән (машинада ике кечкенә балабыз да бар) юлда калдык. Бик күпләр хәтерлидер, былтыр да гыйнвар ялларының соңгы көннәрендә бик көчле буран булган иде. Юлдагы берничә йөз чакрымга сузылган бөкеләр, трассалар ябылу, һәлакәтләр турындагы теманы барлык матбугат чаралары, шул исәптән «Шәһри Казан» газетасы да яктырткан иде. Гәрчә безгә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтебез күңел күәсеннән ташып акса да, ул чагында үземнең хис-кичерешләрем кәгазь битенә төшерелми калды. Бүген исә бу хакта тәфсилләп язасым килә.
...Авылда эшләр килеп чыгу сәбәпле, Азнакайдан кузгалуыбыз да башка вакытларга караганда соңрак булды. Юлга чыкканда бераз гына кар явып, җил күтәрелә башлаган иде инде. Дөресен генә әйткәндә, авылыбыз тау башында урнашканлыктан, карлы-буранлы, җилле-давыллы һава торышы гадәти хәл бездә. Андый көннәрдә дә юлга чыккан вакытларыбыз булды. Әмма бу юлы көн кинәт үзгәреп, ярты сәгать эчендә бөтенләй бернәрсә дә күренмәскә әйләнде. Алда барган машина утларын гына түгел, юл кырыен да абайларлык түгел. Кышкы кыска көннең үз законы - караңгы тиз төште. Ә кайтасы юлыбыз 360 чакрым. Биш сәгать вакыт кирәк. Казанда яшәүче якыннарыбыз алдан ук, буран чыгарга җыена, иртән-иртүк юлга кузгалыгыз, дип кисәтсәләр дә, алай ук булмас әле дип өметләнгәнбездер инде. Аллаһы Тәгалә дә, сакланганны саклармын, дигән шул. Шулай да адәм баласын күрәчәк йөртә шул. Юләрләр, дип сүгәм үземне, чынлап торып пошаманга бирелә башладым. Елыйсы килә. Балаларны да куркытырга ярамый. Әле ярый ирем сер бирми. Борчылма, бар да контрольдә дигән була. Ә үзенең күзләре кып-кызыл, арыган.
Бераздан машиналар туктады. Көн берничә минутка гына ачылып алган арада, бераз булса да хәрәкәт кузгала. Шунда ук юл читендә капланып яткан машиналар күзгә чалына. Ул-бу була калса, буран эчендә күрүче-табучы да, ярдәм итүче дә булмаячак дип уйлыйм. И Ходаем, каршыга зур йөк машинасы гына килеп чыкмасын иде дип телим. Чып-чын мәхшәр, кыскасы. Ярты сәгатьлек юлны ике сәгать үттек. Яңа Чишмә районының Ленино бистәсенә килеп җиткәч, туктап ял итә, чәй эчеп, балаларны уйнатып ала торган идек. Ярты юл дип атыйбыз инде без аны. Шул ярты юлны узганчы юл һәлакәтләренә очраган бик күп машиналарны күрергә туры килде. Кайсысының ишеге юк, кайсысының тәрәзәсе. Эвакуаторга салганы да, юл читендә ятып калганнары да шактый булды.
Ашыгыч ярдәм машиналары да күренә. Шуннан ун минутлык арада Акъяр авылы бар. Хезмәттәшебез Айнур Әхмәтов белән шушы якларга командировкага кайткач, аларда кунача калган бар иде. Айнур эшен алыштыргач, аралашкан булмаган икән. Телефоннар да үзгәреп беткән. Йортларын да хәтерләмим, истә булган очракта да табарлык түгел. Анысы проблема түгел, иң мөһиме, шул авылга исән-сау барып җитәргә кирәк. Бар өмет аларда гына! Бер дә булмаса, акча тәкъдим итеп, бүтән берәр кешегә булса да кереп кунарбыз, дим. Чөнки Казанга кайтып җитү мөмкин эш түгел. Ирем кыенсына. «Бер күрмәгән кешегә ничек барып керәбез инде?» - ди. «Бер адым да атламыйбыз, Айбулат, - дип елыйм. - Начар кешеләр түгел алар, бер белмәгән кеше дә ике бала белән шундый көнне өенә кертмичә кире борып чыгармас, иншалла!»
Ун минутлык юлны сәгатьтән артык уздык. Юкса шунда гына иде бит инде ул авыл. Әллә күрми узып киттек микән соң, дибез. Ниһаять, көч-хәл белән барып җиттек. Бер йортка кереп, Рәйсә апаларның өен аңлатып бирүне сорадык. Ул апа (кызганыч, исеме онытылган), рәхмәт яугыры, безне озата ук барды. Рәйсә апа мине шундук танып алды. Өйдә җир җимертеп йөри торган 90ны узган карт әби дә бар. Алар безне кадерле кунаклар кебек каршы алып, икенче көнне иртән-иртүк юл догалары укып, капка төбенә кадәр чыгып озатып калдылар. Алланың мең рәхмәте яусын сезгә!!!
Ул хәлләрне әле бүген дә тыныч күңел белән генә искә төшерә алмыйм. Бик зур сабак булды бу безгә. Ерак юлларга чыкканда, яныбызда йөрәк парәләребез, өйдә безнең өчен кайгырып, ут йотып торган әниләребез, якыннарыбыз барлыгын да онытмасак иде.
Зөһрә САДЫЙКОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран Яңа ел Шәһри Казан