"Шәһри Казан" журналисты трассада ике кечкенә баласы белән төнгә каршы күз ачкысыз буран тозагында калган
Халык Яңа ел каникулында ял итеп яткан көннәрдә 32 яшьлек Эдуард Зиннуровның буранда катып үлүе турындагы хәбәр килеп иреште. Социаль челтәрдә эленгән фотоларыннан яшь, чибәр егетнең гаиләсе, улы барлыгы аңлашыла.
Оренбург трассасындагы мәхшәр берничә көн уемнан чыкмады. Җиңел генә уйлап, буранлы көннәрдә дә юлга кузгалучылар бу хәлләрдән соң берникадәр нәтиҗә...