Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Сакламагач, урлыйлар

2012 елда райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мал урлауның 14 очрагы теркәлде. Декабрь аенда "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре берничә тапкыр хуҗалыклар буенча рейдлар үткәрделәр. Тикшерү барышында күпчелек җәмгыятьләрнең товарлыклы-сөтчелек фермаларында каравылчылар булмавы ачыкланды. Мисал өчен, узган елны "Кара Чишмә", "Бәркәтә", "Югары Кәминкә", "Лашман", "Элмәле" хуҗалыкларының фермаларында рәсми төстә каравылчылар булса да,...

2012 елда райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мал урлауның 14 очрагы теркәлде.


Декабрь аенда "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре берничә тапкыр хуҗалыклар буенча рейдлар үткәрделәр.
Тикшерү барышында күпчелек җәмгыятьләрнең товарлыклы-сөтчелек фермаларында каравылчылар булмавы ачыкланды.

Мисал өчен, узган елны "Кара Чишмә", "Бәркәтә", "Югары Кәминкә", "Лашман", "Элмәле" хуҗалыкларының фермаларында рәсми төстә каравылчылар булса да, мал урлау очраклары булды. Каравылчылар булган очракта да, алар үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармыйлар.

Кайбер фермалар территорияләрендә яктырткычлар куелмаган, телефоннар юк.

Рейдлар нәтиҗәләре буенча хуҗалык җитәкчеләренә конкрет чаралар күрергә кирәклеге турында хатлар җибәрелде.

Чулпан Мөбарәкшина,
участок уполномоченные.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мал урлау