Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Мәскәүдә гарасатта зыян күреп үлүчеләр саны 17 кешегә җиткән

Сәламәтлек саклау департаменты хастаханәдә гарасаттан зыян күргән тагын сигез кеше дәвалануын, берсенең хәле бик авыр булуын җиткерә. (Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүдә гарасатта зыян күреп үлүчеләр саны 17 кешегә җиткән. Гарасатта зыян күргән тагын берәүнең гомере хастаханәдә өзелгән. Бу хакта ТАССка башкаланың Сәламәтлек саклау департаментында хәбәр иткәннәр. Сәламәтлек саклау департаментында...

Сәламәтлек саклау департаменты хастаханәдә гарасаттан зыян күргән тагын сигез кеше дәвалануын, берсенең хәле бик авыр булуын җиткерә.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүдә гарасатта зыян күреп үлүчеләр саны 17 кешегә җиткән. Гарасатта зыян күргән тагын берәүнең гомере хастаханәдә өзелгән. Бу хакта ТАССка башкаланың Сәламәтлек саклау департаментында хәбәр иткәннәр. Сәламәтлек саклау департаментында шулай ук хастаханәдә гарасаттан зыян күргән тагын сигез кеше булуын һәм берсенең хәле бик авыр булуын җиткергәннәр.
Искәртеп үтик, 29 майда Мәскәүдә секундына 28 метрга кадәр булган өермәле җил чыгуы турында хәбәр ителгән иде. Көчле җил вакытында 200 кеше зыян күргән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, гарасат вакытында 300 торак пунктта электр белән тәэмин ителеш өзелгән, 44 000 кеше яшәүче 16 500 торак йорт һәм 1375 дача йортлары утсыз калган, 6500ләп агач ауган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined