Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кырын эш барыбер беленә

"Мәк" операциясе барышында безнең районда да законга сыешмый торган гамәл кылучылар барлыгы ачыкланды. Бу операциянең төп максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр, мәк, киндераш үсүче урыннарны ачыклау, аларны юк итү һәм наркотик матдәләр әзерләүчеләрне һәм таратучыларны тоткарлау. Быелгы шундый чара барышында, составында наркотик матдәләр булган кыргый үсүче үсемлекләрне юк...

"Мәк" операциясе барышында безнең районда да законга сыешмый торган гамәл кылучылар барлыгы ачыкланды.


Бу операциянең төп максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр, мәк, киндераш үсүче урыннарны ачыклау, аларны юк итү һәм наркотик матдәләр әзерләүчеләрне һәм таратучыларны тоткарлау.

Быелгы шундый чара барышында, составында наркотик матдәләр булган кыргый үсүче үсемлекләрне юк итү буенча Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Ульяновка, Нагорный, Утыз Имән, Иске Кади, Иске Котыш, Чирмешән авылларында контроль тикшерүләр үткәрелде. Чирмешән һәм Яңа Элмәле авыллары янында бер гектар тирәсе мәйданда кыргый үсүче киндераш табылды һәм аны юк итү турында боерык чыгарылды. Шулай ук Иске Үтәмеш авыл җирлеге территориясендә дә өч гектар тирәсе мәйданда киндераш чабып алынды һәм юк ителде.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, кайбер авыл җирлекләре башлыкларының наркотикларга каршы комиссия утырышында кабул ителгән карарны игътибарсыз калдырулары ачыкланды. Андыйларның профилактик эшкә тиешле игътибар биреп бетермәүләре наркотикларга каршы көрәшкә тискәре йогынты ясый.

Составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне юк итү турында тагын сигез (Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Әмирдә яшәүчеләргә карата - дүрт, өч, бер кешегә) предписание төзелде.

Чирмешәнле берәү административ җаваплылыкка да тартылды һәм аңа 1500 сум күләмендә штраф салынды.

Район үзәк больницасының врач-наркологында Утыз Имән авылыннан бер кеше исәптә тора. наркотиклар куллануны билгеләүче тест үтү вакытында аның канында морфин барлыгы ачыкланды. Әлеге ир-атны административ җаваплылыкка тартып, 4200 сум күләмендә штраф салынды.

Әле октябрь аенда гына, монда читтән кайтып яшәүче, Әмир авылы кешесенең өендә 261 грамм наркотик матдә табылды. Бу зәхмәтне үз иреге белән тапшыруын исәпкә алып, аңа карата җинаять эше кузгатылмады.

Ярый ла мондый очрак башка кабатланмаса.

Рәвис Харисов,
"Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Мәк” операциясе барышы

2
X