Проблема бар
Кукмарада үз-үзенә кул салган укучыга укытучылар басым ясаган булуы ихтимал
Фаҗига 15 апрельгә каршы төндә була. Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучы үзе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән.
Укучының үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү эше бара. Бала укытучыларның басым ясавы аркасында шул адымга барган булуы ихтимал. Бу хакта кайгы килгән гаиләнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы «Акцент» хокук саклау оешмасы...
Фаҗига 15 апрельгә каршы төндә була. Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучы үзе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән.
Укучының үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү эше бара. Бала укытучыларның басым ясавы аркасында шул адымга барган булуы ихтимал. Бу хакта кайгы килгән гаиләнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы «Акцент» хокук саклау оешмасы җиткергән.
Фаразларга караганда, Кукмара районы Олыяз авылының гомуми белем бирүче урта мәктәбе укытучылары укучыга, төп дәүләт имтиханы белән бәйле рәвештә басым ясап килгән. Фаҗига алдыннан укучы белән директор урынбасары арасында низаг та булган.
Ошбу хокук саклау оешмасы Татарстанның Тикшерү комитеты һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Малайның кәрәзле телефоны һәм компьютеры да тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев