Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Контроль, исәп һәм сак кирәк

Агымдагы елда терлек урлау очраклары буенча, Россия ЭЭМның муниципальара бүлеге тарафыннан 6 җинаять эше кузгатылган, аларның өчесе ачылган һәм эшләр судка тапшырылган. Терлекчелек фермаларыннан мал урлау - иң киң таралган җинаятьләрнең берсе. Хуҗалыклар җитәкчеләрен даими кисәтеп торуга карамастан, фермаларда төнге каравыл оештырылмый, күбесендә яктырткычлар эшләми, ишекләр бикләнми, анда эшләүчеләрне контрольдә...

Агымдагы елда терлек урлау очраклары буенча, Россия ЭЭМның муниципальара бүлеге тарафыннан 6 җинаять эше кузгатылган, аларның өчесе ачылган һәм эшләр судка тапшырылган.

Терлекчелек фермаларыннан мал урлау - иң киң таралган җинаятьләрнең берсе. Хуҗалыклар җитәкчеләрен даими кисәтеп торуга карамастан, фермаларда төнге каравыл оештырылмый, күбесендә яктырткычлар эшләми, ишекләр бикләнми, анда эшләүчеләрне контрольдә тотучы юк. Шунысы да бар, еш кына терлекләрне шунда эшләүчеләр үзләре үк урлый. тикшерү барышында алар, күптәннән хезмәт хакы алган юк, дип акланалар.

Мисал өчен, агымдагы елның апрель аенда "Үтәмеш" җәмгыяте фермасыннан 3 бозау урлана, хуҗалыкка 51600 сум матди зыян килә. "Сөлчә"дән бер бозау (10500 сум), июнь аенда "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятендә (Югары Кәминкә) бер бозау (10 мең сум) югала. Барлык очракларда да малларны читтән килүчеләр түгел, җәмгыятьтә эшләүчеләр үзләре үк урлаган.

6 июньгә каршы төндә "Үтәмеш" ҖЧҖ фермасыннан билгесез затлар утызар килограммлы 4 сарык урлыйлар, моннан 18 мең сумлык зыян салына. Тикшерү барышында исә биредә маллар исәбенең, гомумән алып барылмавы ачыкланды. 2012 елның 23 маенда төзелгән акт буенча фермада 1176 баш сарык исәпләнә, ә бухгалтериядә 1007 баш кына дип теркәлгән. Кыскасы, биредә тәртип юк.

Билгеле инде, фермада каравылчы булмаса, яисә каравылчы эчеп - исереп йокласа, яки эш урынына килеп йөрмәсә, бина эченә теләсә кем керә ала. Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчеләре яхшы каравылчы булмавын финанс кыенлыкларына сылтыйлар. Ә бит мал урлау белән бәйле чыгымнар да дистәләгән меңнәр белән санала. Димәк, бу эштә тәртип салу таләп ителә.

Наил Мостафин,
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “Чирмешән” муниципальара полиция бүлеге

2
X