Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

“Күке әни“гә бала кирәкми

Мәктәпкәчә яшьтәге алма кебек ике баласын ташлап чыгып китеп, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган хатын-кызны "әни" дип атарга тел дә бармый. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына Лашман авылыннан Р.ны шул хакта сөйләшергә чакырганнар, ә балалар вакытлыча ятимнәр йортында. Бу сабыйларның язмышына битараф булмаган апалары, әбиләре - барысы да килгән,...

Мәктәпкәчә яшьтәге алма кебек ике баласын ташлап чыгып китеп, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган хатын-кызны "әни" дип атарга тел дә бармый.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына Лашман авылыннан Р.ны шул хакта сөйләшергә чакырганнар, ә балалар вакытлыча ятимнәр йортында.
Бу сабыйларның язмышына битараф булмаган апалары, әбиләре - барысы да килгән, тик Р. гына моны кирәк тапмаган, төгәл генә аның кайда икәнен дә белүче юк. Комиссия членнары "күке ана"ны ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар әзерләргә, дигән карар чыгарды.
Иске Үтәмештән ирле-хатынлы Ф. һәм А., балаларга караганда, "яшел елан"ны якынрак күрәләр. Әти кеше балаларга кул да күтәргәләгән. Бу гаилә комиссия тарафыннан инде күп еллар күзәтелә, тик хәл көннән-көн катлаулана гына бара. Бу ата-ананы да хокукларыннан мәхрүм итү өчен документлар әзерләнә.
-Балалар язмышы өчен борчылабыз. Бәлки аларга башка әти-әни эзләргәдер,- ди балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Рәмзия Долгополова.
Лагеркада тәрбиягә балалар алган бер гаилә буенча да шикаять кергән. Алар малайларга начар үрнәк күрсәтәләр. Бу гаилә ялгышларын төзәтергә ышандырды, өметләр акланмаса, балаларны кире алачаклар.
Бу утырышка чакырылганнарның күпчелеге - балаларына дөрес тәрбия бирмәүче ата-аналар. Кайберләренең дөрес юлга басасыларына ышанып, аларга кисәтү генә ясалды.
Комендант сәгате вакытында җәмәгать урынында булган һәм хокук сагында торучылар тарафыннан инде икенче тапкыр тоткарланган бер яшүсмернең әнисенә 2000 сум күләмендә штраф салынды. Кереме аз булган әлеге гаилә өчен бу акча - зур югалту.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ятим балалар