Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кемне атып үтергәннәр?

    Әлмәт районының Кузайкино һәм Новая Елань авыллары арасындагы урманда яшь кешенең мәетен тапканнар иде. Бу хәл 10 октябрьдә булды. Шунда табылган скелет һәм аскы казналыгы белән бергә баш сөяге буенча аның фотороботы төзелгән. Мәетнең баш сөягенә карап фаразлаганда, ул утлы коралдан башына ату сәбәпле үлгән. Егеткә чама белән 21-30 яшь....

    Әлмәт районының Кузайкино һәм Новая Елань авыллары арасындагы урманда яшь кешенең мәетен тапканнар иде.

    Бу хәл 10 октябрьдә булды. Шунда табылган скелет һәм аскы казналыгы белән бергә баш сөяге буенча аның фотороботы төзелгән. Мәетнең баш сөягенә карап фаразлаганда, ул утлы коралдан башына ату сәбәпле үлгән. Егеткә чама белән 21-30 яшь. Буе 163-167 см. Аның бу урында 5-10 ел яткан булуы ихтимал. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Егетнең шәхесе әлегә кадәр ачыкланмаган. Бу кеше турында ни дә булса белүчеләрнең хокук саклау органнарына хәбәр итүләрен сорыйлар.
    Бу хакта almet-rt.ru хәбәр итә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: