Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Казанка авылында берәүне әнисен үтерүдә гаеплиләр

01 Узган атнада Лагерка авылындагы бер йортта янгын чыккан (без бу хакта язган идек). Бәркәтә авылындагы янгын сүндерү посты хезмәткәрләре Кара Чишмә авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә каза күрүчеләргә ярдәм итәргә барганнар: автомашиналар бәрелеше аркасында тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз Әлмәт больницасына озатыла. 02 16нан 22 октябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә...

01 Узган атнада Лагерка авылындагы бер йортта янгын чыккан (без бу хакта язган идек). Бәркәтә авылындагы янгын сүндерү посты хезмәткәрләре Кара Чишмә авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә каза күрүчеләргә ярдәм итәргә барганнар: автомашиналар бәрелеше аркасында тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз Әлмәт больницасына озатыла.

02 16нан 22 октябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр алынган. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, икесендә имгәнүчеләр бар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 54 кешене ачыклаганнар, аларның берсе аек булмаган килеш руль артына утырган.

Казанка авылындагы бер йортта тәнендә җәрәхәтләре булган 1940 елгы хатын-кыз мәете табыла. Аны үтерүдә 1971 елгы улын гаеплиләр. Җинаять эше ачылган.

Лашманлыга үз авылдашына үтерү белән янаган һәм аңа кул күтәргән өчен җавап бирәсе була.

Мактау тактасына реклама кәгазьләре ябыштырган өч чирмешәнлене административ җаваплылыкка тарталар.

Законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан Иске Элмәле кешесе ачыкланган.

Әнисенә кул күтәргән өчен, 1985нче елгы күтәмәле закон каршында җавап бирәчәк.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 35 чакырту һәм 32 мөрәҗәгать итү теркәлгән.

Күпчелек чакыртулар хроник чирлеләр янына булган, югары температуралы 8 кешегә - олыларга һәм балаларга ярдәм күрсәтелгән. Фельшерларга юл-транспорт һәлакәтләренә дә барырга туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен һәм плитәләрен көйләү һәм төзәтү буенча бер атнада 48 заявка үтәгәннәр.

Безнең сайтта укыгыз:

Татарстанда 36 яшьлек ир-ат, абыйсын үтереп, машинасы белән елгада батырган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17808

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар гаеплиләр әнисен үтерүдә берәүне Казанка авылында

2
X