Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кара Чишмә “эшмәкәре“ законсыз аракы сата

Февраль аенда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның ике факты ачыкланган. Кара Чишмә "эшмәкәре" бу кәсеп белән инде күптәннән шөгыльләнә. Полиция хезмәткәрләренә дә ул яхшы "таныш" дип була. Инде берничә тапкыр административ штрафка тартылса да, бу кеше һаман сабак алмый. 17 февраль көнне ул кабат акциз маркасыз 0,5 литрлы спиртлы...

Февраль аенда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның ике факты ачыкланган.

Кара Чишмә "эшмәкәре" бу кәсеп белән инде күптәннән шөгыльләнә. Полиция хезмәткәрләренә дә ул яхшы "таныш" дип була. Инде берничә тапкыр административ штрафка тартылса да, бу кеше һаман сабак алмый. 17 февраль көнне ул кабат акциз маркасыз 0,5 литрлы спиртлы эчемлек сата. Аннары хокук саклаучылар өеннән тагын шундый өч шешә табып алалар.
18 февраль көнне Чистайда яшәүче бер хатын - кыз район үзәгәндәге бер кибет янәшәсендә сәүдә ноктасы "ачып җибәрә", Казахстанда җитештерелгән коньяк һәм аракыны машинасыннан гына сата. Әлеге продукция, сыйфатын тикшерү максатыннан, Казанга экспертизага җибәрелгән.
Әлеге гаеплеләрнең икесе дә административ җаваплылыкка тартылачак, аларга законсыз гамәлләре өчен штраф түләргә туры киләчәк.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кара Чишмә

2
X