Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Иске Куак фаҗигасе чирмешәнлеләргә дә сабак булсын иде

Лениногорск районының Иске Куак авылында булган фаҗига, мөгаен, бер кешене дә битараф калдырмагандыр. Янгында 10 яшькә кадәрле биш баланың һәм аларның 27 яшьлек әниләренең гомерләре өзелгән. Сабыйларның иң кечкенәсенә 1 яшь тә тулмаган булган. Элек, әниләре спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, әлеге гаилә профилактик исәптә торган. Әмма соңгы вакытта, гаиләдә хәлләр...

Лениногорск районының Иске Куак авылында булган фаҗига, мөгаен, бер кешене дә битараф калдырмагандыр. Янгында 10 яшькә кадәрле биш баланың һәм аларның 27 яшьлек әниләренең гомерләре өзелгән. Сабыйларның иң кечкенәсенә 1 яшь тә тулмаган булган.

Элек, әниләре спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, әлеге гаилә профилактик исәптә торган. Әмма соңгы вакытта, гаиләдә хәлләр яхшы якка үзгәргән, бу турыда авыл җирлеге җитәкчелеге дә билгеләп үтә, шунлыктан исәптән төшергән булганнар. Алар өйне утын ягып җылытканнар. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан дип әйтәләр.
Кызганычка каршы, безнең районда да 11 гаиләнең хәле социаль куркыныч дип исәпләнә, аларда балигъ булмаган 13 бала тәрбияләнә. Әлеге гаиләләрдә, нигездә, әти - әниләр спиртлы эчемлекләр белән артык мавыга, беркайда да эшләмәүчеләре дә бар. Нәтиҗәдә, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп.
Дөрес, бүген райондагы күп балалы гаиләләрне, ялгыз яшәүче өлкәннәрне электр челтәреннән яисә газдан өзү очраклары юк. Ләкин еш кына сакчыллык максатыннан, газ тоташтырырга мөмкинлекләре булмаганнан яки башка сәбәпләр аркасында, кайберәүләр өйләрен кулдан ясалган җылыткычлар белән җылыталар.
Социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдә тагын бер кат булып, хәлләрен тикшереп чыгу, алар белән эшләүне камилләштерү сорала, диелде республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә.
Районда да, составына социаль хезмәтләр, хокук саклау органнары, янгын хезмәте, җирле үзидарә вәкилләре кертелеп, махсус комиссия төзелде. Аларга имин булмаган гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышу, кирәк булса ярдәм итү юлларын табу бурычы куелды.
-Без даими рәвештә рейдлар үткәреп торабыз, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгече Андрей Фомин. - Уңышсыз гаиләләрне аерым контрольдә тотабыз. Халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Шулай да, нигездә, янгыннар саксызлык һәм гади генә кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Ә кышкы айларда янгыннарда кешеләр үлеме очраклары да арта. Шунлыктан, якташларыбыз янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен онытмасыннар иде: тәмәке тартканда сак булырга, ватык, тузган электр приборлары, җылыткыч җиһазлар кулланмаска, ягылган мичләрне караучысыз калдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Куак