Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ишлинка юлын кар баса, шуңа почта вакытында таратылмый

Менә ике атна инде безгә почта таратканнары юк, пенсия китермиләр, юлларны да кар басып китте. Балаларны бакчага илтә алмыйбыз. Безгә кем ярдәм итәр икән? Ишлинка авылы халкы. Ишлинкалыларның йөрәк авазын җитәкчеләргә дә җиткердек. Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев түбәндәгечә җавап бирде: - Бездә юл чистартуга акча каралмаган. Алай...

Менә ике атна инде безгә почта таратканнары юк, пенсия китермиләр, юлларны да кар басып китте. Балаларны бакчага илтә алмыйбыз. Безгә кем ярдәм итәр икән?

Ишлинка авылы халкы.


Ишлинкалыларның йөрәк авазын җитәкчеләргә дә җиткердек. Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев түбәндәгечә җавап бирде:

- Бездә юл чистартуга акча каралмаган. Алай да, мөмкинлек табып, юлларны ачтырдык. Бүген авылга кереп-чыгып була. Бу эштә фермер Митяев һәм Автомобиль юллары идарәсе булышалар.

-Дөрес, юллар чистартылмаган көннәрдә хат ташучы да Ишлинкага бара алмаган. Бу атнада газета-журналлар таратылды,- диде район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова. -Басмалар вакытында килмәгән очракта, безгә 2-26-46 номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ишлинка