Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Иң яхшылар спорт мәйданчыклары алачак

Казанда үтәчәк универсиада өчен махсус төзелүче стадионда төзүчеләр санын арттыру сорала. Бу объектны соңгы көннәргә калдырмыйча, спорт уеннары ачылышына кадәр күпкә иртәрәк төгәлләү бурычы куелды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов стадион төзелешенә төзүчеләр белән булышкан муниципалитетларга рәхмәтен дә җиткерде. Аеруча зур эш күләменә ирешүчеләргә кызыксындыру чаралары да кулланылачак, спорт мәйданчыклары...

Казанда үтәчәк универсиада өчен махсус төзелүче стадионда төзүчеләр санын арттыру сорала. Бу объектны соңгы көннәргә калдырмыйча, спорт уеннары ачылышына кадәр күпкә иртәрәк төгәлләү бурычы куелды.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов стадион төзелешенә төзүчеләр белән булышкан муниципалитетларга рәхмәтен дә җиткерде. Аеруча зур эш күләменә ирешүчеләргә кызыксындыру чаралары да кулланылачак, спорт мәйданчыклары биреләчәк.

Үткән шимбә көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында булган республика киңәшмәсендә торак һәм клублар төзелеше, агропромышленность комплексындагы мөһим мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Республикада коммерциячел, аренда йортлары төзелеше көчәергә тиеш. Шәһәрләрдә алар төзелә дә башлаган. Ихтыяҗ булган андый торакны арендага бирү формаларын табарга, башка төбәкләрдә, башка илләрдә тупланган тәҗрибәне өйрәнергә, бәяләрне билгеләргә кирәк.

Торак белән бәйле тагын бер мәсьәлә бар. Кайберәүләр еллар буе яшәгән, коммуникацияләр дә булган шәхси йортларын исәпкә куярга ашыкмыйлар. Дөрес, торакларын сатарга, бүләк итәргә кирәксә, документлар ясатырга тотыналар.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, көздән чәчелгән уҗым культуралары яхшы кышлады, әмма бүген алар су эчендә калып, нык туңдырса, элпә белән капланулары, һава сулый алмаулары ихтимал. Кар азлыктан, кинәт җылытса, дәррәү кыр эшләренә керешү соралачак. Кызганыч, кайбер районнарда, кайбер хуҗалыкларда минераль ашламалар бик аз, кирәк булса да, кредитлар алынмаган. Фермерларның чәчүлек орлыкның сыйфатына тиешле игътибар биреп җиткермәүләре дә борчылу уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар

2
X