Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

“Химия“дә нәрсә бүлешәләр?

"Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятендәге низаг турында бүген инде читтә дә беләләр, аны яшереп булмый. Кызу эш чорында, хәер, бүген генә түгел, биредә тынычлык югалган. Элеккеге һәм хәзерге җитәкчелек (монда Чирмешән - АГРО җәмгыяте дә бар) милек, техника мәсьәләсендә аңлашу таба алмый. Сәбәп нидә, кем хаклы? Коллективта бәхәс, киеренкелек кайчан бетәр? Әлегә кадәр...

"Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятендәге низаг турында бүген инде читтә дә беләләр, аны яшереп булмый.

Кызу эш чорында, хәер, бүген генә түгел, биредә тынычлык югалган. Элеккеге һәм хәзерге җитәкчелек (монда Чирмешән - АГРО җәмгыяте дә бар) милек, техника мәсьәләсендә аңлашу таба алмый. Сәбәп нидә, кем хаклы? Коллективта бәхәс, киеренкелек кайчан бетәр? Әлегә кадәр район газетасы бу хәлгә кысылмады, низагка бәя бирмәде. Анысы компетентлы оешмалар, акционерлар эшедер.
Безнең бер тәкъдим бар: җитәкчеләр - Нурхамәт Хәмидуллин һәм Илшат Гозәеров шактый тирәнгә киткән низаг, аны чишү юллары турында үз фикерләрен район газетасында белдерсәләр начар булмас. Конкрет итеп, бер-берсен түбәнсетмичә, кимсетмичә. Аларга, үзләре әзерләгән язмаларына, чыгышларга газетада тигез күләмдә урын табарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Агрохимсервис