Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Газ приборларын техник хезмәтләндерү – мәҗбүри

Электр энергиясеннән, газдан, судан, телефоннан файдаланган өчен, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтенә без ай саен түләү квитанцияләре алабыз. Аңлы карашлы кешеләр (ә алар күпчелек), тарифларның даими үсүенә канәгатьсезлек белдерсәләр дә, вакытында түләп баралар. Ә менә газ җиһазларын хезмәтләндергән өчен елына бер тапкыр килүче счетны күпләр бик өнәп бетермиләр...

Электр энергиясеннән, газдан, судан, телефоннан файдаланган өчен, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтенә без ай саен түләү квитанцияләре алабыз. Аңлы карашлы кешеләр (ә алар күпчелек), тарифларның даими үсүенә канәгатьсезлек белдерсәләр дә, вакытында түләп баралар. Ә менә газ җиһазларын хезмәтләндергән өчен елына бер тапкыр килүче счетны күпләр бик өнәп бетермиләр һәм түләргә дә ашыкмыйлар.


Газ хезмәте эшчеләре әйтүенчә, тәртип барысына да бер, түләргә туры киләчәк. Чөнки һәр абонентның газ белән тәэмин итүче оешма белән килешүе бар. Берәүләр "Нинди техник хезмәтләндерү өчен түләргә тиеш соң мин, бөтен җиһазларым төзек, слесарь журналда бары кул куйдырып кына китте бит", диләр.

"Яңа газ плитәсе сатып алгач, аны үзем куйдым, ә техник хезмәтләндерү счетында аның өчен 200 сум түләргә язып җибәргәннәр", дип аптырый икенчеләр.

Әле капкаларын, ишекләрен бикләп, этләрен бәйдән ычкындырып, газ хезмәте слесарьларын бөтенләй өйгә кертмәүчеләр дә бар икән.

Газ җиһазларын техник хезмәтләндерү өчен түләү мәсьәләсенә район газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский ачыклык кертә:

"Фатирлар (өйләр) эчендәге газүткәргечләрне һәм газ җиһазларын техник хезмәтләндерү әлеге участокка беркетелгән слесарь тарафыннан график буенча елга бер тапкыр үткәрелә. Түләүнең күләме көнкүреш газ приборларының санына һәм маркасына бәйле, һәм уртача 200дән алып (бер плитә генә булганда) -800 сумга кадәр.

Техник хезмәтләндерү үткәргәндә слесарьлар көнкүреш газ приборларының һәм өй эчендәге газүткәргечләрнең куелышы проектка туры килүен, төтен һәм вентиляция каналларында тарту барлыгын, алардагы краннарның төзеклеген, газ чыкмавын (сабынлы эмульсия белән), газ плитәсендәге термокүрсәткечнең ышанычлы беркетелүен, духовка ишегенең урынында нык торуын тикшерергә тиешләр. Шул ук вакытта газ приборларын һәм газ җиһазларының автомат җайланмаларын көйләү һәм төзәтү буенча абонентка инструктаж үткәрелә.

Газ плитәләрен һәм мичләрен үз белдегең белән тоташтыру тыела. Моның өчен газ хезмәтенә заявка бирергә кирәк, бу эшне безнең слесарьлар башкарачак. Газ плитәсен куйган өчен - 541, мичкә 800 сум алына. Бу очракларда газ хезмәте абонентка гарантия срогы бирә (завод гарантиясе нигезендә) һәм әлеге вакыт эчендә ул газ плитәсен яки мичне техник хезмәтләндерү өчен түләүдән азат ителә.

Шунысын искәртик, өй эчендәге газүткәргечләрне һәм газ җиһазларын техник хезмәтләндерү, беренче чиратта, абонентларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кирәк".

Сораулар белән 2-29-85 яки 04 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар

2
X