Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Дәүләт инвалидларны кайгырта

"Каршылыксыз мохит" программасы нигезендә, безнең районга, максатчан чаралар үткәрү өчен, быел 7 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирелә. "Программа буенча, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштыру максатыннан, район үзәк больницасында - 2 миллион 500 мең, Ульяновка урта мәктәбендә - 1 миллион 200 мең, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернатында -...

"Каршылыксыз мохит" программасы нигезендә, безнең районга, максатчан чаралар үткәрү өчен, быел 7 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирелә.


"Программа буенча, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштыру максатыннан, район үзәк больницасында - 2 миллион 500 мең, Ульяновка урта мәктәбендә - 1 миллион 200 мең, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернатында - 2 миллион 500 мең, Чирмешәндә, Титов урамындагы 3нче йортта 100 мең сумлык эш башкарылырга тиеш. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә район үзәгендә кайбер урамнарда йөрергә уңайлы тротуарлар ясау күздә тотыла", - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Равил Мөхәммәтшин. - Бүген бу эшләр өчен проект - смета документлары әзерләнә".

Республикада да әлеге юнәлештә байтак эш планлаштырылган. про- грамма кысаларында бүленеп бирелгән акча, 650 миллион сумнан да артык, әлегә файдаланылып бетмәгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә "Каршылыксыз мохит" программасында каралган чаралар өчен җаваплы оешмалар һәм муниципаль районнар җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куелды.

"Безгә дә бу өлкәдә эшләрне тизләтү сорала. Тиз арада проектларны ясап, подрядчыларны билгеләп, эшкә керешергә кирәк", - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Каршылыксыз мохит” программасы