Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәннең янгын частенә бер көндә 7 ялган чакыру кергән

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасы 4 сентябрь көнне Ульяновка авылы янында зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәте урынына барганнар. Шул ук көнне 135нче янгын частенә 7 ялган чакыру кергән. Болай шаяручыларны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. 02 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә чаклы, Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.

Янгын-коткару хезмәте бригадасы 4 сентябрь көнне Ульяновка авылы янында зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәте урынына барганнар. Шул ук көнне 135нче янгын частенә 7 ялган чакыру кергән. Болай шаяручыларны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

02 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә чаклы, Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32 хәбәр кергән.

Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, берсендә имгәнүчеләр бар, өчесе - матди зыян белән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 21 административ беркетмә төзегәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 103 кешене ачыклаганнар, 2 машина йөртүче транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Билгесез кешеләр "Араз" җәмгыятенең Чумачка авылы янындагы вагонына үтеп кереп, 208 мең 990 сумлык эш кораллары урлыйлар. Җинаять эше кузгатылган. Туймәт һәм Түбән Кармалка авыллары арасындагы нефть объектыннан - 1 санлы котельныйдан шулай ук билгесез кешеләр тарафыннан эшермәләр (задвижкалар) урлана. Тикшерү бара.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтендә 25 чакырту теркәлгән. Аларның күпчелеге - хроник авырулар янына, тән температуралары югары булган ике балага ярдәм күрсәтергә туры килгән. 5 кеше көнкүрештә имгәнү алган.

04 Газ хезмәте слесарьлары гадәттәгедән күбрәк - 68 заявка үтәгәннәр. Бу соңгы көннәрдә өйләрне җылытучы газ мичләрен кабызу белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар Чирмешәннең янгын частенә 7 ялган чакыру кергән бер көн өчендә