Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләрне намуссыз эшмәкәрләр алдаган

Пластик тәрәзә куйдырырга заказ биргән идек. Аларны авылга китергәннәр дә, киткәннәр. Тәрәзәләр размерга туры килми, аларны куймадылар да. Инде бер ай чамасы шалтыратсак та, тәрәзә куючылар телефонны алмыйлар, үзләре дә килмиләр, мошенниклар күрәсең. Аларның телефон номеры мондый: 8-937-287-81-87. Кадыйровлар. Кызыл Яр поселогы. Әлеге сорау уңаеннан без райондагы кулланучылар хокукларын яклау...

Пластик тәрәзә куйдырырга заказ биргән идек. Аларны авылга китергәннәр дә, киткәннәр. Тәрәзәләр размерга туры килми, аларны куймадылар да. Инде бер ай чамасы шалтыратсак та, тәрәзә куючылар телефонны алмыйлар, үзләре дә килмиләр, мошенниклар күрәсең. Аларның телефон номеры мондый: 8-937-287-81-87.
Кадыйровлар.
Кызыл Яр поселогы.

Әлеге сорау уңаеннан без райондагы кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч Лилия Мортазинага мөрәҗәгать иттек, ул түбәндәгечә аңлатма бирде:
-Кызганычка каршы, чирмешәнлеләрнең күбесе, беркатлыланып, тәрәзә сатучылар, куючылар белән язмача килешү төзүне дә кирәк дип тапмыйлар, соңыннан, нинди дә булса кимчелеккә тап булсалар, нишләргә, кая барырга белмиләр. Бу хакта даими сөйләп торсак та, сыйфатсыз хезмәтләрдән, товарлардан зыян күрүче, алдакчы кулына эләгеп корбан булучыларның саны арта бара. Килешү булган очракта без нинди дә булса чара күрә алабыз әле, кулланучыга, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз. Әгәр дә инде андый килешү булмаса һәм сезне алдап китсәләр, прокуратурага яисә полициягә мөрәҗәгать итү юлы кала.
Алданмас өчен, үзеңә игътибарлырак булырга, уйлап эш итәргә кирәк. Без кулланучыларга киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзер. Безнең телефон: 2-23-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы килешү