Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр юллардан зарлана

Дәүләт хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" системасы эшли башлаганнан бирле, анда безнең районнан 133 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 101се уңай хәл ителгән. Чирмешәнлеләр, нигездә, юллар начарлыгыннан зарлана. Әйтик, юл хәрәкәтен оештыру буенча 38 хат кергән, бу проблеманы 256 кеше күтәргән, фикер белдергән. Тагын 25 мөрәҗәгатьтә муниципаль юлларны карап тору һәм ремонтлау буенча...

Дәүләт хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" системасы эшли башлаганнан бирле, анда безнең районнан 133 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 101се уңай хәл ителгән.

Чирмешәнлеләр, нигездә, юллар начарлыгыннан зарлана. Әйтик, юл хәрәкәтен оештыру буенча 38 хат кергән, бу проблеманы 256 кеше күтәргән, фикер белдергән. Тагын 25 мөрәҗәгатьтә муниципаль юлларны карап тору һәм ремонтлау буенча дәгъва белдерелгән. Мобиль элемтәнең начар эшләвеннән дә канәгатьсезлек белдерүче байтак, капиталь ремонт буенча да сораулар булган.
Июль аенда "Халык контроле"нә районнан дүрт хат кергән. Шуларның икесендә Интернет тизлеге канәгатьләнерлек булмау хакында язылган. Берәү район үзәгендәге Бакча урамында яктырткычлар янмый, дип, зар белдергән. "Чирмешәндә тудыру бүлеген ябарга планлаштыралар" дигән хәбәр дә райондашларыбызны битараф калдырмаган, 12 кеше әлеге хатка җавап көтә.
"Халык контроле"нә кергән хатлар, чара күрү өчен, тиешле ведомстволарга, министрлыкларга җибәрелә. Алар ун көн дәвамында җавап бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юллар төзелеше халык контроле мобиль элемтә