Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә петардалар сатучы махсус сәүдә нокталары юк

15 декабрьдән 10 январьга чаклы республикада янгынга каршы аерым режим кертелә. Гадәттә, бу чара Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә теләсә ничек салютлар аттырып, петардалар шартлатып бәла-каза чыкмасын дип эшләнә. Районда, шөкер, пиротехника куллану белән бәйле ул-бу булганы юк. Җемелдәүче утлар матур, әлбәттә. Әмма ишеткәләп торабыз, мондый "уенчыклар" белән эш иткәндә, берәүләр...

15 декабрьдән 10 январьга чаклы республикада янгынга каршы аерым режим кертелә. Гадәттә, бу чара Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә теләсә ничек салютлар аттырып, петардалар шартлатып бәла-каза чыкмасын дип эшләнә.

Районда, шөкер, пиротехника куллану белән бәйле ул-бу булганы юк. Җемелдәүче утлар матур, әлбәттә. Әмма ишеткәләп торабыз, мондый "уенчыклар" белән эш иткәндә, берәүләр я тәнен пешергән, я яралаган. Бармакларын өздерүчеләр дә бар. Шунлыктан пиротехниканы кибетләрдән бик карап алырга киңәш итә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. Андый товарларның сертификаты булу шарт. Инструкцияләре рус телендә язылган булырга тиеш, алай түгел икән - товар шикле. Балаларга салютларны олылырдан башка җибәрү рөхсәт ителмәвен дә онытмау мөһим. Утлы "уенчыклар"ның төргәге пөхтә, сыйфатлы эшләнгән булырга тиеш. Кыек куелган фитиль, тигез ябыштырылмаган, аккан келәй - бу кустарь товарга ишарә.
-Пиротехника махсус җиһазланган кибетләрдә генә сатылырга тиеш. Чирмешәндә андый сәүдә нокталары юк. Бәйрәм көннәрендә нинди генә салют атмыйлар: хәтта фальшфейерлар, сигнал ракеталары. Ә аларны куллану бөтенләй тыела, - райондагы янгын күзәтчелеге белгече Андрей Фомин. - Янгынга каршы аерым режим вакытында кагыйдәләрне бозган физик затларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә чаклы, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.
Район башкарма комитеты карары белән, бәйрәм фейерверклары өчен Чирмешәндә ял паркының атлар чабышлары уза торган мәйданы билгеләнгән. Башка авыл җирлекләре башлыклары да торак пунтларда андый урыннарны барларга һәм янгынга каршы аерым режим чараларының үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сәүдә ноктасы питарда