Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә бәдрәфләр аз

    Район үзәгенә авыллардан да, читтән дә килүчеләр күп. Чирмешәнебез матур, сәүдә нокталары да күп, дистәләп, тик биредә бәдрәфләр аз, юк диярлек, шунысы бик уңайсыз. Үзәк даруханә артында бар ул, тик анда керерлек түгел, пычрак. Шуны тәртипкә китерергә, яки яңаны төзергә кирәктер. Һичьюгы түләүле итәргә, уңайлы, чиста булса, халык анда да...

    Район үзәгенә авыллардан да, читтән дә килүчеләр күп. Чирмешәнебез матур, сәүдә нокталары да күп, дистәләп, тик биредә бәдрәфләр аз, юк диярлек, шунысы бик уңайсыз.

    Үзәк даруханә артында бар ул, тик анда керерлек түгел, пычрак. Шуны тәртипкә китерергә, яки яңаны төзергә кирәктер. Һичьюгы түләүле итәргә, уңайлы, чиста булса, халык анда да керә.
    Мансур.
    Редакциядән. Район мәдәният йортында үткән ел түләүле бәдрәф ачкан иделәр, бинада ремонт эшләре бару сәбәпле, ул вакытлыча ябылып торган. Хәзер, бу атнада, ул кабат эшли башлады. Башка бәдрәфләрне ремонтлау, чистарту яки яңаларын төзү мәсьәләсендә дә чишелеш табылыр дип уйлыйбыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: