Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында газ өчен квитанцияләрдә еш "ялгышалар"

Газ җибәрүчеләрнең ай саен безгә юллаган квитанцияләренә ышанып бетмәгез, дөресрәге, аларда күрсәтелгән мәгълүматларны игътибар белән тикшерегез. Квитанцияләрдә үткән айда без һәм сез акка кара белән язган, санагычтагы дөрес соңгы санны никтер гел киметеп куялар, чама белән ай саен 80-90 сумга "ялгышалар". Бу белә торып эшләнә бугай. Шул күрсәткечләр буенча абонент...

Газ җибәрүчеләрнең ай саен безгә юллаган квитанцияләренә ышанып бетмәгез, дөресрәге, аларда күрсәтелгән мәгълүматларны игътибар белән тикшерегез.


Квитанцияләрдә үткән айда без һәм сез акка кара белән язган, санагычтагы дөрес соңгы санны никтер гел киметеп куялар, чама белән ай саен 80-90 сумга "ялгышалар". Бу белә торып эшләнә бугай. Шул күрсәткечләр буенча абонент ай саен, хәтта еллар буе артык акча түли дигән сүз. Шулай итеп, санагычын туктатып газ урлаучылар, яки бөтенләй түләмәүчеләр өчен дә акча чыгарабыз булып чыга түгелме?!

Квитацияләрдәге саннарны яхшылап тикшерегез, алдатмагыз! Газчыларның "ноу-хау"ларына, ягъни "яңача" эш методына чик куярга вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined