Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында бурычлыларны кызганмаячаклар

Республика бюджетына салымнар буенча бурычлар күп. Президент Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне активлаштырырга, салым түләмәүчеләр белән кырысрак булырга өндәде. Безнең районда хәл алай чаң сугарлык түгел-түгелен. Шулай да 1 июльгә барлыгы 2 миллион да 702 мең сум салым әҗәтләре - "недоимка" исәпләнә. Иң күп бурыч "ҮтәмешАГРО"ныкы - 926 мең сум....

Республика бюджетына салымнар буенча бурычлар күп. Президент Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне активлаштырырга, салым түләмәүчеләр белән кырысрак булырга өндәде.

Безнең районда хәл алай чаң сугарлык түгел-түгелен. Шулай да 1 июльгә барлыгы 2 миллион да 702 мең сум салым әҗәтләре - "недоимка" исәпләнә.
Иң күп бурыч "ҮтәмешАГРО"ныкы - 926 мең сум. "Андреевка" авыл хуҗалыгы предприятиесе, СМУ-16 дигән төзелеш оешмасы да иң күп әҗәтлеләр исемлегендә. Бурычлар, нигездә, физик затлар кеременә салынучы салымнар - НДФЛ.
Гомумән, районда салымнар буенча план үтәлеп бара. Бюджеттагыларга эш хаклары бирү, юллар төзү, ремонтлау, мәктәп, больницаларны эшләтү өчен бюджетка әүвәл салымнар рәвешендә акчаны җыярга кирәк бит әле. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, район бюджетына ярты елда салымнар һәм салымнар булмаган түләүләрдән 154 миллион 336 мең сум акча кергән (еллык планның үтәлеше 81 процент). Җирле бюджет, нигездә, физик затларның кеременә салынучы салым - "подоходный" хисабына тулылана икән. Ел буена әлеге төр налог планда 145 миллион 926 мең сум түләнергә тиеш булса, аның 119 миллион 552 меңе җыелган да.
Ә казнага бурычларны барыбер түләтәчәкләр. Андыйлар белән прокуратура да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бурычлар салымнар