Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районына юл да, юл билгесе дә кирәк

Республикада электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан 68 хәбәр кергән. Соңгы хәбәр 1 июнь көнне урнаштырылган. Анда сүз Чирмешән - Бәркәтә юлында чокыр- чакырлар барлыкка килүе, юлга ремонт кирәклеге турында язылган. Әлегә бу мәсьәлә уңаеннан җавап бирмәгәннәр. Якташларыбызны монда кисәтүче...

Республикада электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан 68 хәбәр кергән.

Соңгы хәбәр 1 июнь көнне урнаштырылган. Анда сүз Чирмешән - Бәркәтә юлында чокыр- чакырлар барлыкка килүе, юлга ремонт кирәклеге турында язылган. Әлегә бу мәсьәлә уңаеннан җавап бирмәгәннәр. Якташларыбызны монда кисәтүче юл билгеләре булмавы да борчый. Юл билгесенә кагылышлы тагын бер дәгъва бар. Төп юлда, Әккәрәй һәм Кармыш авыллары борылышындагы юл билгесендә берничә хата булуын күреп алганнар.
Гомумән алганда да, "Халык контроле"ндә юлларга кагылышлы проблемаларны еш күтәрәләр.
Ульяновка авылында яшәүчеләр мәктәп территориясендә төрле елларда чыгарылыш класс укучылары утырткан агачларны кисәләр дип хәбәр иткәннәр. Бу дәгъва уңаеннан муниципаль районы башкарма комитетының жавабы да бар, анда: "Тиешле тәрбия булмау сәбәпле, агачларның бер өлеше ташландык хәлгә килгән, Биредә авыру агачлар да бар, алар әйләнә тирәне бозып, куркыныч чыганагы да булып торалар. Участок санитар - эпидемиология таләпләренә туры китерелә", диелгән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юллар төзелеше халык контроле