Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән кибетләрендә срогы чыккан ашамлыкларны сатудан алганнар

Узган елның октябреннән декабрьгә кадәр районның кулланучылар хокукларын яклау хезмәте белгечләре контроль тикшерүләр вакытында сәүдә нокталарыннан, тулаем 15 мең сумлык бәягә, срогы чыккан товарларны ачыклаганнар. Гаепле кибет хуҗаларына хәзер штрафлар яный. -Сатучылар яраклылык срогын күзәтеп өлгерә алмыйбыз, дип акланган булалар. Тик моны махсус эшләүчеләр дә бар, ә зыян күрүчеләр -...

Узган елның октябреннән декабрьгә кадәр районның кулланучылар хокукларын яклау хезмәте белгечләре контроль тикшерүләр вакытында сәүдә нокталарыннан, тулаем 15 мең сумлык бәягә, срогы чыккан товарларны ачыклаганнар. Гаепле кибет хуҗаларына хәзер штрафлар яный.

-Сатучылар яраклылык срогын күзәтеп өлгерә алмыйбыз, дип акланган булалар. Тик моны махсус эшләүчеләр дә бар, ә зыян күрүчеләр - һаман шул халык, - ди Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең райондагы белгече Лилия Мортазина. - Сыйфатсыз товарлар сатып алучылар гаризалары буенча еш ачыклана. Январь аенда гына да якташларыбыз игътибарлылыгы белән 4 мең 300 сумлык срогы чыккан кондитер, сөт һәм ит ризыклары сатудан алынды.
Лилия Мортазина әйтүенчә, бу, нигездә, тиз бозылучан йогурт, катык, сосиски ише ашамлыклар икән. Шундыйрак товарларның яраклылык срогын яхшы карап алырга киңәш итә белгеч. Бозылган ашамлыкка тап булган очракта исә, аларга, 2-23-80 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Сыйфатсыз ризыклар райондашларыбыз өстәленә эләкмәсен өчен, кулланучылар хокукларын яклау белгечләре кибетчеләргә законнарны сәүдә нокталарында ук аңлаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы азыктөлек срогы чыккан