Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән егете батып үлгән

Чирмешәндә суда батып үлгән 23 яшьлек Максим Малешинны җирләделәр. Егетнең гомере элеккеге Липки авылы янындагы буада өзелгән. Фаҗига 23еннән 24 июльгә каршы төндә була. Буага машина төшеп китүе хакында хәбәр район коткаручыларына төнге уникеләр тулганда килеп ирешкән. -Максим утырган "Лада-Гранта" яр буеннан 10-15 метрга эчкә кергән. Аны коткаручылар һәм башка...

Чирмешәндә суда батып үлгән 23 яшьлек Максим Малешинны җирләделәр. Егетнең гомере элеккеге Липки авылы янындагы буада өзелгән.

Фаҗига 23еннән 24 июльгә каршы төндә була. Буага машина төшеп китүе хакында хәбәр район коткаручыларына төнге уникеләр тулганда килеп ирешкән.
-Максим утырган "Лада-Гранта" яр буеннан 10-15 метрга эчкә кергән. Аны коткаручылар һәм башка егетләр булышлыгы белән КамАЗ машинасы ярдәмендә тарттырып чыгардык. Салонда калган егеткә медикларыбыз ярдәм дә итеп карадылар, тик, кызганыч, соң иде. Без дә бу гаиләнең кайгысын уртаклашабыз, - ди райондагы 135 нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин.
Максимны Чирмешәндә күпләр ачык йөзле, киң күңелле кеше иде, диләр. Мәрхүмнең якыннарына, туганнарына сабырлык телибез. Зур хәсрәтле булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы батып үлгән