Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Быел Чирмешән район территориясендә сигез янгын очрагы теркәлгән

Бу арада көннәр кызу торганлыктан, ут чыгу куркынычы нык арта. Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре йорт янында запас су, кул астында ут сүндергеч, очлы көрәк хәстәрләп тотарга киңәш итәләр. Җәйге каникуллар чорында бигрәк тә балаларны күз уңыннан ычкындырмау зарур: шырпы белән уйнамасыннар. Әнә узган елда балалар шаяруы аркасында Иске Сережкино авылында...

Бу арада көннәр кызу торганлыктан, ут чыгу куркынычы нык арта. Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре йорт янында запас су, кул астында ут сүндергеч, очлы көрәк хәстәрләп тотарга киңәш итәләр.


Җәйге каникуллар чорында бигрәк тә балаларны күз уңыннан ычкындырмау зарур: шырпы белән уйнамасыннар. Әнә узган елда балалар шаяруы аркасында Иске Сережкино авылында ут ике хуҗалыкка зыян салды, йорт янды. Бу көннәрдә өй, бина тирәләрен тиз янып китүчән әйберләрдән, чүптән арындыру мөһимлеген искәртә белгечләр.

-Ут казасы очрагына ишегалдында, бакчада һәрвакыт су запасы булырга тиеш. Йорт янында ут, учак ягарга ярамавы хакында инде кат-кат сөйлибез, - ди районның ягын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.- Ут чыккан очракта бу хакта янгын сүндерү частенә 01 яки 2-57-01 номеры буенча, ә кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк. Утны кул астындагы әйберләр: җир, ком, су, яфраклы агач ботаклары белән сүндереп карарга - булмаса, куркыныч урыннан китәргә кирәк.

Быел район территориясендә сигез (узган елда - 11) янгын очрагы теркәлгән. Ут өч йортка, йорт янындагы биш каралты-курага зыян салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined