Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәркәтәдә хат ташучы булырмы?

Бәркәтәнең бер очында айдан артык хат ташучы юк, инде авылның икенче очындагы халык та почтальонсыз калды. Халык почтаны элемтә бүлекчәсеннән барып алырга мәҗбүр. Газета-журналларга язылгач, аларны укыйсы да килә бит әле. Авыл халкы өчен бу зур проблема, безгә кем ярдәм итәр икән? Бәркәтә авылы халкы. Бу хат уңаеннан район почта...

Бәркәтәнең бер очында айдан артык хат ташучы юк, инде авылның икенче очындагы халык та почтальонсыз калды. Халык почтаны элемтә бүлекчәсеннән барып алырга мәҗбүр.

Газета-журналларга язылгач, аларны укыйсы да килә бит әле. Авыл халкы өчен бу зур проблема, безгә кем ярдәм итәр икән?
Бәркәтә авылы халкы.
Бу хат уңаеннан район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова түбәндәге җавапны бирде:
-Әйе, Бәркәтә авылында мондый проблема бар шул, соңгы айларда гына да берничә хат ташучы алмашынды. Бүлекчә начальнигы үзе генә калды, бер генә кеше бу зур авылга хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый. Ул өлкәннәргә, өйдән чыгып йөри алмаучыларга гына поч­таны таратырга җитешә. Инде, хат ташучы табуда ярдәм итүләрен сорап, авыл җирлеге Советы башлыгына хат юлладык. Авылда эшсез кешеләр бар бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Хат ташучы.