Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәхетсезләр бергә булырга мәҗбүр

Cоңгы бер елда Россиядә өйләнешүчеләр саны да, аерылышучылар да кимегән. Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел илдә 1,1 миллионнан артык гаилә теркәлгән. 2014 елда исә 1,2 миллионлап пар никахын рәсмиләштергән булган. Аерылышу очраклары белән дә шул ук хәл. Узган ел Россиядә 611 мең гаилә таркалган булса, аннан алдагы елда аерылышучылар саны...

Cоңгы бер елда Россиядә өйләнешүчеләр саны да, аерылышучылар да кимегән.

Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел илдә 1,1 миллионнан артык гаилә теркәлгән. 2014 елда исә 1,2 миллионлап пар никахын рәсмиләштергән булган. Аерылышу очраклары белән дә шул ук хәл. Узган ел Россиядә 611 мең гаилә таркалган булса, аннан алдагы елда аерылышучылар саны 693 меңнән арткан.
"Икътисадый кризис чорында гөрләтеп туйлар ясап өйләнешү күпләрнең көченнән килми. Шул вакытта бүген иң бәхетсез парлар да элеккечә үк бергә яшәргә мәҗбүр. Ник дисәң, катлаулы чорны үзең генә ерып чыгуга караганда, икәү уздыру җиңелрәк", - ди белгечләр уенын-чынын кушып. Россиядә туучылар саны кимүгә дә борчыла алар. Узган ел илдә туучылар саны (1 миллион 944 мең кеше), алдагы ел белән чагыштырганда, 3 мең 200 кешегә азрак булган.
Үлүчеләр исә - 1 миллион 911 мең кеше. Аларның күбесе кан әйләнеше системасы авырулары (924 мең кеше), юл һәлакәтләрендә (24 мең), сыйфатсыз аракы белән агулану (9 мең) нәтиҗәсендә бакыйлыкка күчкән. "Соңгы берничә дистә елда Россиядә үлем очраклары кимү күзәтелә. Тик шатланырга иртәрәк. Без моңа кадәр тәгәрәгән упкыннан чыктык. Шул гына. Чынлыкта исә без 50 ел элек булган вәзгыятькә әйләнеп кайттык. Монысы белән дә горурланырлык түгел. Бу яктан башка илләр күпкә алга китте. Ә без һаман бер урында таптанып торабыз", - ди "Югары икътисад мәктәбе" Милли тикшеренү институтының демография институты җитәкчесе Анатолий Вишневский. Белгечләр фикеренчә, Россиядә үлем очраклары 2004 елдан кими башлаган. Тик аның алдыннан 1990 еллар башында һәм 1998 елда бу күрсәткеч кисәк кенә артып алган.
http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аерылучылар Росстат өйләнешүчеләр