Бәхетсезләр бергә булырга мәҗбүр
Cоңгы бер елда Россиядә өйләнешүчеләр саны да, аерылышучылар да кимегән.
Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел илдә 1,1 миллионнан артык гаилә теркәлгән. 2014 елда исә 1,2 миллионлап пар никахын рәсмиләштергән булган. Аерылышу очраклары белән дә шул ук хәл. Узган ел Россиядә 611 мең гаилә таркалган булса, аннан алдагы елда аерылышучылар саны...