Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Без һаман көтәбез

Кукмарада үткән республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашкан, әле аннан соң да анда кабат барган район делегациясе - җитәкчеләр бу төбәктә гаҗәпләндергән - күргәннәрен исләре китеп сөйлиләр. Анда хәтта терлекчелек фермалары тирәсе дә ялт итеп тора, бөтен җирдә чәчәк үсә, клумбалар ясалган икән. Кәсепчелек, һөнәрчелек нык үскән: кемдер суган, бәрәңге үстерә, икенчеләр киез...

Кукмарада үткән республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашкан, әле аннан соң да анда кабат барган район делегациясе - җитәкчеләр бу төбәктә гаҗәпләндергән - күргәннәрен исләре китеп сөйлиләр.

Анда хәтта терлекчелек фермалары тирәсе дә ялт итеп тора, бөтен җирдә чәчәк үсә, клумбалар ясалган икән. Кәсепчелек, һөнәрчелек нык үскән: кемдер суган, бәрәңге үстерә, икенчеләр киез итек баса, төзелеш материаллары җитештерә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Бар да хәрәкәттә, үз көнен үзе кайгыртып яши.
Бу атна дүшәмбесендә район мәдәният йортында кабат зур составта: авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, депутатлар һәм актив катнашында узган планеркада сүз Кукмарада алынган тәэсирләрдән башланды. Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов, "Кади" рәисе Рәдис Камалов, муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм башкалар чыгышыннан аңлашылганча, безгә кукмаралыларча эшләү өчен үҗәтлек, тырышлык җитми. Фермерларыбыз күп түгел. Җитештерү күләме белән дә мактанырга нигез юк. Без үз хәлебезне үзебез генә яхшырта алабыз. Район җитәкчесе Наил Зарипов халыкның активлыгын арттыруда җитәкчеләрнең эзлекле, әйткәнне төгәл эш-ләргә кирәклеген, дисциплинаны ныгыту зарурлыгын әйтте. Кайберәүләр, конкрет эш белән шөгыльләнәсе урында, сүз куертып кына йөриләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Минзөфәр Исламгәрәев үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлнең канәгатьсез булуы хакында борчылып әйтте. Урып-җыюга чыгар вакыт җитсә дә, күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә комбайннар төзек түгел, комбайнчылар җитешми, запас частьләр, ягулык проблемасы хәл ителмәгән.
Нәрсәгә, кемгә өметләнәбез. Корылык аркасында, бөртеклеләрдән гектардан якынча уртача нибары 13 центнер уңышка өметләндерәләр. Аны да тиз һәм югалтуларсыз җыеп алмасак терлекләргә дә җитәрлек фураж туплап булмаячак. Уянырга, оешырга, яхшырак эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар