Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Атна саен бер бала һәлак була

Яңа ел каникулларында Лениногорск районының Иске Куак авылындагы фаҗигадан соң күп тә үтми, Кукмара районында янгын вакытында бер хатын-кыз һәлак була, бераз соңрак Яшел Үзән районында 3нче класс укучысы салкыннан зыян күрә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышында әлеге вакыйгалар турында җитди сүз барды. Күп балалы...

Яңа ел каникулларында Лениногорск районының Иске Куак авылындагы фаҗигадан соң күп тә үтми, Кукмара районында янгын вакытында бер хатын-кыз һәлак була, бераз соңрак Яшел Үзән районында 3нче класс укучысы салкыннан зыян күрә.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышында әлеге вакыйгалар турында җитди сүз барды. Күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә аеруча игътибарлы булырга, аларны даими контрольдә тотарга, рейдлар үткәрергә, проблемаларны вакытында хәл итәргә кирәклеген ассызыкладылар.
Республикада 2015 елда өлкәннәр гаебе белән (юл һәлакәте, суга бату, янгын очраклары) 64 бала һәлак булган, бу атна саен балигълык яшенә җитмәгән бер кешене югалтабыз дигән сүз.
Районда социаль яклау, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, җирле үзидарә вакилләреннән торган махсус комиссия эшли. Алар инде райондагы күп балалы, социаль куркыныч хәлдәге 205 гаиләдә булып, актлар төзегәннәр, кайбер кимчелекләрне бетерүгә дә ирешкәннәр. Әйтик, Керкәле, Кара Чишмә, Шешминка авылларында күп балалы гаилә яшәүче өч йортта электр үткәргечләрен яңартканнар.
Район социаль яклау бүлегендә социаль куркыныч хәлдәге 11 гаилә теркәлгән, аларда балигъ булмаган 18 бала яши. Райондагы күп балалы 343 гаиләдә 1084 бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция хокук саклау социаль яклау