Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Аракы сатыла торган бөтен кибетләр ябылган

Чечняда спиртлы эчемлекләр сатыла торган барлык сәүдә нокталары да ябылган, дип хәбәр итә ria.ru. Әлеге карарга алар җиде кешенең үлеменә китергән автоһәлакәттән соң килгәннәр. Кавказ трассасында булган әлеге авариягә бәйле рәвештә барлык эшмәкәрләр үз теләкләре белән аракы сатыла торган кибетләрен япты дип белдергән республика парламенты рәисе Магомед Даудов төбәкләрдә юл...

Чечняда спиртлы эчемлекләр сатыла торган барлык сәүдә нокталары да ябылган, дип хәбәр итә ria.ru.

Әлеге карарга алар җиде кешенең үлеменә китергән автоһәлакәттән соң килгәннәр. Кавказ трассасында булган әлеге авариягә бәйле рәвештә барлык эшмәкәрләр үз теләкләре белән аракы сатыла торган кибетләрен япты дип белдергән республика парламенты рәисе Магомед Даудов төбәкләрдә юл һәлакәтләрен кисәтүгә багышланган утырышта. Аның сүзләренчә, республикада шундый егерме нокта булган.
Чечняда зур автоһәлакәт ноябрь ахырында булды, Ford машинасының исерек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Lada Prioraга килеп бәрелгән. Авария аркасында җиде кеше үлгән, аларның икесе - балалар.
Сүз уңаеннан: Чечня "иң аек" төбәкләр рейтингында әйдәүче. Икенче һәм өченче урында - Ингушетия белән Дагестан. Рейтингны төзегәндә, алкоголизм белән авыручыларның саны, аракы һәм сыра сатылу күләме, алкогольгә каршы законнарның нәтиҗәлелеге, экспертларның бәяләмәләре исәпкә алына. Иң күп эчүчеләр Магадан өлкәсендә, Чукотка автоном округында һәм Комида яши.
www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/14525-arakyi-satyila-torgan-bөten-kibetlәr-yabyilgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибет аракы сәүдә ноктасы