Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Андреевкада юллар ремонтланырмы?

Андреевка авылы районның читендә урнашкан. Шешминкадан 5 километр ераклыкта. Шушы ике авыл арасында кайчан яхшы юл булыр икән? Моннан мәктәп автобусы йөри бит. Лениногорск районы Кирлегәч авылы аша олы юлга да тоташырга вакыт, минемчә. Андреевканың урам юллары да уза торган түгел. Монда хәтта тракторлар да ватыла. Урам баганаларында яктырткычлар юк....

Андреевка авылы районның читендә урнашкан. Шешминкадан 5 километр ераклыкта. Шушы ике авыл арасында кайчан яхшы юл булыр икән? Моннан мәктәп автобусы йөри бит.

Лениногорск районы Кирлегәч авылы аша олы юлга да тоташырга вакыт, минемчә. Андреевканың урам юллары да уза торган түгел. Монда хәтта тракторлар да ватыла. Урам баганаларында яктырткычлар юк.
Авыл халкы исеменнән,
хемәт ветераны Ольга Петрова.
Редакциядән. Район башкарма комитетыннан белешүебезчә, башкарма комитетта бу хакта беләләр. Кызганыч, Андреевкада юлларны яңарту яки төзү быелгы эш планына кермәгән. Барысы да финанслау белән бәйле, диләр.
Ә яктырткычлар мәсьәләсендә:
-Киләсе, 2016 елда Андреевка авылы урамындагы электр үткәргечләр линиясе яңартылып, баганаларга яңа яктырткычлар да куелачак. Бүген бу авылда 6-7 урында баганаларда ут яна. Норматив буенча. Ә һәр багана саен лампочка кую мөмкин түгел,- ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан юллар төзелеше Андреевка авылы