Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Акчаны урлаган һәм үз гаебен танып килгән

01 Узган атнада районда янгыннар булмады. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 25 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар барысы да матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 98 очрагы теркәлгән, ике машина...

01 Узган атнада районда янгыннар булмады. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек.

02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 25 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар барысы да матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 98 очрагы теркәлгән, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткәннәр.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 14 административ беркетмә төзегәннәр.

Авылдашының 6000 сум акчасын урлауда үз гаебен танып килгән 1996 елгы Иске Котыш авылы кешесенә карата полиция хезмәткәрләре беркетмә төзегәннәр. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Мамадыш районы кешесе Кара Чишмә авылында "Кара Чишмә" җәмгыятенең азык җыю комбайны тәгәрмәчен урлый, матди зыян - 6000 сум.

03 1, 2, 3 сентябрьдә - ял көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен 46 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, 7 кеше тән температурасы күтәрелүдән зарланып, 3 кеше көнкүрештә җәрәхәт алып мөрәҗәгать иткән. Чакыртуларның күбесе хроник авырулар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 25 заявка үтәгән. Алар барысы да газ мичләрен ремонтлау белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар Акчаны урлаган үз гаебен танып килгән