Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы бер баланың маңгаена «2»ле куйган

Кыз дәрес вакытында сыйныфташлары белән сөйләшеп утырган, тәртип бозган булган.

Укучы белән укытучы арасында нинди генә хәлләр килеп чыкмый хәзер. Кайчак мөнәсәбәтләр җитди борылышлар да ала.

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә рәсем укытучысы дәрестә үзен тәртипле тотмаган балага «2»ле куйган. Кызның билге куярга альбомы булмаган. Ачуы чыккан педагог бер дә аптырап тормаган, билгене ручка белән кызның маңгаена куйган. Сыйныфташлары кызны якламаган, әлеге хәл аларга бик кызык тоелып, рәхәтләнеп көлгәннәр.

Маңгаендагы билгене кыз дәрестән соң юып бетергән. Мәктәп директоры кызның әнисе белән сөйләшергә, ә үзен тота алмаган укытучыны эшеннән җибәрергә җыена, яза "Ватаным Татарстан".

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев