Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның тагын ике мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды

Яңа Элмәле мәктәбе бакчасында үстерелгән карбыз суы эчәргә яраклы. Ә менә кибеттән алынган кока-коланың зыяны булырга мөмкин. Моны мәктәп укучылары үз лабораторияләрендә тикшереп дәлилләделәр.

9 нчы сыйныф укучысы Анатолий Митюков зур галимнәр, химиклар сыман, пробиркалар, колбочкалар белән ниндидер тикшерүләр үткәрә. Укытучысы Татьяна Данилова янәшәдә.

-Бүген карбыз, томат суларының, кока-кола эчемлегенең кислоталылыгын тикшердек. Нәтиҗә карбызда бу күрсәткеч кока-коланыкыннан кимрәк икәнлеген күрсәтте. Димәк, натураль карбыз суы эчүең яхшырак, ә кока-кола теш эмален бетерә, кешене симертә, - ди укучы.

Яңа Элмәле мәктәбендә Толя кебек тикшеренүләр ясарга мөмкинлекләр хәзер нык артты. Химиядән генә түгел, биологиядән, физикадан да. “Мәгариф“ илкүләм проект кысаларында монда “Үсеш ноктасы” үзәгенең яңа кабинетлары ачылды. Алар җиһазлар, лабораторияләр белән баетылган.

-Табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге бу өч кабинетны тиз арада, сыйфатлы итеп ясап бирделәр. Төзүчеләргә дә, безгә ярдәм иткән район башлыгы Рамил Айбатовка да бик зур рәхмәт, - диде Яңа Элмәле мәктәбе директоры Вячеслав Иванов.

Мәктәп директоры әйтүенчә, өч кабинет ремонты 1 миллион 100 мең сум тора. Моннан кала әлеге химия, физика, биология кабинетлары өчен санлы лабораторияләр, ноутбуклар, принтерлар бирелгән. Болар барысы да укыту сыйфатын арттыру максатында эшләнә. 30 еллап физика укыткан Елена Афанасьева да бик шат.

-Мондый яңартуның күптән булганы юк иде. Кабинетыбыз бик шәп. Яңа лабораторияләр дә бай: электрон үлчәү, датчиклар, приборлар, штатив, кабельләр... тагын әллә ниләр бар. Бу укучылар өчен практик, лаборатор эшләрне кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә мөмкинлек бирә, - диде Елена Евгеньевна.

Яңа Элмәле мәктәбендә 33 бала белем ала. Беренче сыйныфка 2 сабый кергән, ни кызганыч, 11 нче чыгарылыш сыйныфында укучылар юк.

Ольга Маркова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе:

“Үсеш ноктасы” районыбызның барлыгы 12 мәктәбендә ачылды. Без аларның эффектлылыгын арттыру өчен төрле мәктәп базаларында укытучылар өчен семинарлар үткәрәбез. Максат - балалар төпле, яхшы белем алсыннар, имтиханнарын яхшы бирсеннәр, фән олимпиадаларында катнашсыннар.“Үсеш ноктасы”ның чынлап та файдасын тоябыз: шактый фәннәрдән дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен яхшырта алдык. Бүген Иске Элмәле мәктәбендә дә, Яңа Элмәледәге кебек, “Үсеш ноктасы”ның өч кабинетын ачтык. Киләсе елда районда тагын өч мәктәптә шундый үзәкләр булдыру планлаштырыла.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев