Быел бердәм дәүләт имтиханнары соңрак башлана
Мәгариф

Быел бердәм дәүләт имтиханнары соңрак башлана

Быел бердәм дәүләт имтиханнары графигы үзгәргән. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Минзәлия Закирова белдерүенчә, 2026 елда имтиханнар 1 июньнән соң гына үткәреләчәк.

Элек БДИ соңгы кыңгыраудан соң ук, май азагында башлана иде.

Төп чор расписаниесе:

  • 1 июнь – тарих, әдәбият, химия
  • 4 июнь – рус теле
  • 8 июнь – математика (база һәм профиль)
  • 11 июнь – җәмгыять белеме, физика
  • 15 июнь – биология, география, чит телләр (язма өлеш)
  • 18–19 июнь – чит телләр (телдән өлеш), информатика
  • 22–25 июнь – резерв көннәр
  • 8–9 июль – теләк буенча бер фәнне кабат тапшыру мөмкинлеге

9 сыйныфлар өчен гомуми дәүләт имтиханы да график буенча үткәреләчәк: төп чор – 2 июньнән 6 июльгә кадәр.

чыганак


Нет комментариев