Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшәүче Сабан туенда “Танцор“га солы бирделәр

1929нчы елда оешкан, бүген 45 йортлы Яшәүче - Әшәлче Сабан туен быел да шартын китереп үткәрделәр. Атлар узышында гына да 13 ат катнашты. Әле ниндиләре! Ике километр чамасы озынлыктагы дистанциядә - болын юлында стартка чыгучылардан "Танцор" кушаматлы ат барысын да узды. Хуҗасы - җайдагы әле генә 9 классны тәмамлаган Рәфис...

1929нчы елда оешкан, бүген 45 йортлы Яшәүче - Әшәлче Сабан туен быел да шартын китереп үткәрделәр. Атлар узышында гына да 13 ат катнашты. Әле ниндиләре!

Ике километр чамасы озынлыктагы дистанциядә - болын юлында стартка чыгучылардан "Танцор" кушаматлы ат барысын да узды. Хуҗасы - җайдагы әле генә 9 классны тәмамлаган Рәфис Нуриев үзләрендә, Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылындагы, Кошкидагы, Елховойдагы Сабантуйларда берсен дә уздырмаган, ә Яңа Чишмәнекендә икенче булган. Яшәүчедә Нуриевларга келәм һәм бер капчык солы бүләк иттеләр.
-Солы - аның төп ризыгы, бөртекне юып, бал кушып ашатабыз, - ди Рәфиснең әтисе Ранис. - Аны эшкә җикмибез, менә шундый бәйрәмнәргә генә алып чыгабыз. Дөрес, көн саен 5-6 километр чаптырабыз.
Ат узышларында катнашучыларның башкаларын да бүләксез җибәрмәделәр. Иганәчеләр - Яшәүче һәм Кармыш эшкуарлары, читтә яшәүче якташлар да бүләкләр алырга теләп булышканнар. Бүләкләре өчен әле үзләренә дә, мәйдан уртасына чакырып, рәхмәт әйтеп, стена сәгате һәм заказ буенча эшләнгән бейсболкалар бүләк иттеләр.
-Беркем авырсынмады, 248 мең сум акча җыелды, - ди бәйрәмне төп оештыручы Илшат Харисов. Аның үзенә район җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Фердинат Дәүләтшин бәйрәмне үткәрергә акчалата да булышкан.
-Туган авылга гел кайтып торабыз, монда төпчек әнебез Әхтәм яши. Бергәләшеп зур йорт салдык, - ди Сабан туен уздырышуда да үзе дә еш ярдәм итүче Сарач Гомәров. Ул да, туганы Әнәс тә - нефтьчеләр. Җиде туганның алтысы Лениногорскида яши икән. Алар быел да иганәчеләр арасында.
Бәйрәмгә күрше Әккәрәйдән килгән Федор Трофимов та рәхмәт әйтеп язуыбызны сорады.
-Без туганнар кебек яшәдек, яшибез. Элек бу тирәдә Братство чуваш поселогы бар иде. Хәзер ул юк инде. Гомер - гомергә татарлар һәм чувашлар бергә күңел ачып, бер - берсенә булышып гомер итте, - ди олы кунак. - Күпме кешене кабат бер мәйданга җыйган Илшат Харисовка, бәйрәмне үткәрүгә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт.
Суз уңаеннан, Яшәүче Сабан туе кунакларын, хөрмәт күрсәтеп, татарча, русча, чувашча да сәламләделәр.
Бәйрәм башында дистәләгән яшәүчелене, хәтта кайбер кунакларны да истәлек бүләге биреп сөендерделәр. Аеруча өлкәннәрнең күңелен күрделәр.
-Мине дә искә алдылар, бүләк тә бирделәр, рәхмәт яусын, - ди Кармыш авылыннан Хәниф Сөләйманов. Хәниф бабай Кармыш һәм Яшәүче авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылардан бүген дә исән - сау яшәүче бердән - бер ветеран.
Элек әллә ничә күл булган, аларда балыклар йөзгән, җиләк - җимеш куаклары узыша - узыша үскән, ял итү урынына әверелгән болынлыкта узган Сабан туенда дистәләгән сәүдә нокталары эшләде, шашлык пеште, самавырларда чәй кайнады.
Билгеле, бәйрәм булгач, кул да көрәштерделәр, колга башына да менделәр, Сабантуйда башка уеннар да оештырылды, һәр җиңүчегә бүләк эләкте. Көрәштә җиңүче Мохтар Кәримов (Яшәүче) суыткыч һәм тәкә алып китте. Кунак көрәшчеләрдән, аерым группада, Илдар Хәмитов (Яр Чаллы) җиңеп, электр насосына ия булган. Хатын - кызлардан Илсөяр Сәгъдиева (Тольятти) - батыр. Аңа кер юу машинасы биргәннәр. Иң зур бавырсак пешерүче - Түбән Кәминкәдән - Гөлнара Гарифуллина. Аның бавырсакларын Сабантуй иганәчесе, Курганда яшәүче Ларина Кобальга җибәрәләр.
Яшәүче Сабан туена тәүге тапкыр килгән популяр җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның да фикерен белештем.
-Кечкенә генә авылда зур бәйрәм ясаулары - могҗиза. Мин нәкъ мондый, авыл Сабантуйларында рәхәтләнеп чыгыш ясыйм, халык, тамашачылар белән тере аралашудан рәхәтлек тоям, - ди ул. Хәмдүнә ханым да, башка кайбер артистлар да бүген мәйдан күрке булдылар.
Яшәүчедә шулай, берничә мең кеше катнаштырып, кичкә кадәр бәйрәм иттеләр. Шөкер, авыл яши, традицияләрне, гореф - гадәтләрне онытмыйлар. Әле менә су челтәрләрен яңарталар, үзәк урам юлын рәтләгәннәр. Киләсе елда клуб та яңарырга мөмкин. Юлны да шомартсалар (бу якларда зур юл, гомумән, тәмам җимерек), Яшәүчегә кунаклар тагын да күбрәк һәм ешрак килер.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәүче Сабан туе