Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ульяновкада Тукай әкиятләре рус телендә яңгырады

Ульяновка урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде. Ирина Федулова һәм Татьяна Герасимова 5нче классларда ачык дәрес күрсәттеләр, ә Лидия Иванова 10-11 классларда "Тукай иленә сәяхәт" дигән чара үткәрде. -Укучылар бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты, татар халкының тарихы һәм хәзерге тормышы турында сөйләделәр, - ди укытучы...

Ульяновка урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде.

Ирина Федулова һәм Татьяна Герасимова 5нче классларда ачык дәрес күрсәттеләр, ә Лидия Иванова 10-11 классларда "Тукай иленә сәяхәт" дигән чара үткәрде.
-Укучылар бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты, татар халкының тарихы һәм хәзерге тормышы турында сөйләделәр, - ди укытучы Лидия Иванова. - Чыгышлар презентация белән үрелеп барды. Шулай ук стенд һәм китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Бу көнне Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре татар һәм рус телләрендә яңгырады. Ахырдан шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined семинар Тукай бәйрәме Тукай әкиятләре