Уенчык – музей экспонаты
Яңа елга керер алдыннан Чирмешәннең туган як тарихы музеенда чираттагы күргәзмә эшли башлады. Монда балачак уенчыкларын искә алырга мөмкин. Заманында "Симбир" уенчык пароходын суда йөздергән малайга бүген инде 55 яшь. "Жигули" машинасының "шестерка" моделе уенчыгына да 25 еллап. Бәясе - 7 сум 90 тиен. Ә кемдер баласына 9 сумлык танк...
Яңа елга керер алдыннан Чирмешәннең туган як тарихы музеенда чираттагы күргәзмә эшли башлады. Монда балачак уенчыкларын искә алырга мөмкин.
Заманында "Симбир" уенчык пароходын суда йөздергән малайга бүген инде 55 яшь. "Жигули" машинасының "шестерка" моделе уенчыгына да 25 еллап. Бәясе - 7 сум 90 тиен. Ә кемдер баласына 9 сумлык танк алып биргән...
"Уенчыклар - безнең беренче дусларыбыз" дип аталган күргәзмәдә шундыйрак сиксән алты экспонат тупланган. Аларны Чирмешәннән Нина Пономарева, Венера Шарапова, Халисә Мотаһирова, Әлфия Гыйләҗева, Түбән Кармалкадан Людмила Денисовалар алып килгән.
70-80нче еллардагы чыршы уенчыклары, йомшак курчаклар - болар барысы да кемнеңдер балачак хатирәсе. Сосновка башлангыч мәктәбе укытучысы Людмила Прокопьева һәм аның укучылары соры балчыктан әвәләгән уенчыклар да кызыклы. Әлеге күргәзмә бер ай эшләячәк. Яңа ел каникулларында экспонатларны 2нче һәм 4нче январь көннәрендә дә карарга мөмкин.
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев