Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Түгәрәк уен” кабат Чирмешән сәхнәсендә

Район мәдәният йортында узган "Иске Казан - Түгәрәк уен" татар фольклор фестиваленең зона турында Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Барлыгы 28 концерт номеры тәкъдим ителде, аларда 200дән артык кеше катнашты. Фестивальдә бик көчле фольклор коллективлары үзара көч сынашты. Әйтик, Яңа Чишмә районыннан килгән "Ак...

Район мәдәният йортында узган "Иске Казан - Түгәрәк уен" татар фольклор фестиваленең зона турында Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Барлыгы 28 концерт номеры тәкъдим ителде, аларда 200дән артык кеше катнашты.

Фестивальдә бик көчле фольклор коллективлары үзара көч сынашты. Әйтик, Яңа Чишмә районыннан килгән "Ак калфак", Алексеевскиийдан "Хыял", Чистайдан "Сөмбел" фольклор ансамбльләре республикада да дан казанган коллективлар. Һәрберсе үзенчәлекле чыгышы, репертуары, сәхнә киеме белән аерылып тора.
Узган ел белән чагыштырганда, быел артистлар арасында яшьләрнең күп булуы күзгә ташланды.
Безнең район артистлары да югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Җюри әгъзалары район үзешчәннәренең иҗатын югары бәяләде. "Түгәрәк уен"да үткән елларда җиңү яулаган район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" татар халык ансамбле быел "Миннек бәйләү" күренешен бик оста итеп сәхнәләштергән. Җыр - бию белән үрелеп барган композиция тамашачыларга да бик ошады.
Иске Үтәмештән "Хыял", Туймәттән "Яз", Бәркәтәдән "Чишмә", Лашманнан "Мөгаллимә" , "Әллүки", "Сөембикә", мәдәният хезмәткәрләренең "Мәдәният энҗеләре" ансамбльләре дә, аерым башкаручылар Рәүф Җиһаншин, Рөстәм Хәйретдинов, Эльвира Әфләтунова әлеге иҗат бәйрәменә ныклап әзерләнгәннәр.
-Аллы - гөлле татар киемнәрен берәмтекләп җыйдык, - ди "Мәдәният энҗеләре" коллективыннан Лилия Хөснуллина. - Менә өстемдәге бу алъяпкычны мин Югары Кәминкә авылында яшәүче Мәнәвәрә апа Сәлаховадан алдым. Ул аны 1965нче елны, кияүгә чыкканда чиккән булган, димәк, алъяпкычка 50 ел. Мәнәвәрә апа бу тарихи хәзинәсен сандык төбендә бик кадерләп саклый.
Фестивальнең җиңүчеләре зона турлары тәмамлангач кына билгеле була. Алар гала - концертта да чыгыш ясаячак.
Фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/9163-chirmesh%D3%99nd%D3%99-%E2%80%9Ct%D2%AFg%D3%99r%D3%99k-uen%E2%80%9C-%D2%AFtte-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа Чишмә Түгәрәк уен